Бүген укытучылар арасында Җәйге Спартакиада булып узды. Безнең мәктәп укытучылары уңышлы гына катнашып кайттылыр. 23.09.2013

2013 нче елда «Иң яхшы укытучы» («Наш лучший учитель») грантына ия булучылар билгеле булды. Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсетдинова Клара Кәбир кызы алар арасындаСезне чын күңелебездән котлыйбыз, эшегездә яңадан яңа уңышлар телибез!

Укытучылар көненә әзерлек... 25.09.2012

Укытучылар көненә багышлап "Нур"прес-үзәге чираттагы мәктәп газетасын чыгарырга әзерләнә. Укучылар укытучыларына багышлап язган мәкаләләрен, шигырьләрен эшне оештыручыларга тапшыра башладылар.

 

Коррупциягә каршы  “Надо честно жить” темасына рәсем бәйгесе. 24.09.2012

Коррупциягә каршы  “Надо честно жить” темасына рәсем бәйгесенең мәктәп этабы булып узды. Иң яхшы дип табылган эшләр районга җибәрелде.Укучыларга мәктәпнең мактау кәгазе тапшырылды.

"Татарстан кроссы-2012" 23.09.2012

Олы Әтнә авылында Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан уздырылган "Татарстан кроссы-2012" чарасы булып узды. Безнең мәктәп командасыннан Сафиуллин Фирдүс, Гыйззатуллин Булат, Гобәйдуллина Адилә, Гыйләҗиева Йолдыз уңышлы гына катнашып кайттылар.Галиев Алмаз укытучылар арасындагы йөгрештә 4 урын яулады.

 

Чөгендер уңышы җыеп алдылар.22.09.2012

Бүген мәктәптә кечкенә генә өмә оештырып, чөгендер унышын җыеп алдык. Чөгендер уңышы елдагы уңышларга караганда мул булды.

 

Рәсем бәйгесе.21.09.2012

Пожар куркынычсызлыгына каршы рщсем бщйгесенеж мәктәп этабы булып узды. Укучылар алып килгән рәсемнәргә нәтиҗәләр билгеләнде иң яхшы дип табылганнар мәктәпнең мактау кәгазенә ия булачаклар.

 

Cәнгать белән янәшә... 21.09.2012
Мәктәп укучылары район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге татар дәүләт фольклор ансабльленең чыгышын карап кайттылар. 

Кукуруз җыю...19.09.2012

Кунак ашы-кара каршы. Авыл хуҗалыгы рәисе безне ярдәменнән ташламый. Кирэк әйберне сорасаң һәрвакыт ярдәм итә. Без дэ бүген колхозыбызга ярдәм иттек. Урып алынганнан сон җиргә коелган кукуруз чәкәннәрен җыярга булыштык.