Сәләхиева Рәхилә апа Сәләхетдин кызы 1930 нчы елның 5нче апрелендә Арча районы Түбән Әзәк авылында туа. Әтисе -Йосыпов Сәләхетдин абый бик тырыш кеше була. Ул авылда хисапчы булып эшли. Әнисе -Әминә апа, тирә як авылларына танылган оста тегүче була. Алар гаиләдә дүрт бала тәрбияләнәр - апасы һәм ике энесе.

      Рәхилә апа I класска үзләренең Түбән Әзәк авылындагы җидееллык мәктәпкә 1937нче елда укырга керә һәм 7 классны 1944 елда тәмамлый.

      Рәхилә апаның әтисе Сәләхетдин абый 1941 нче елда Германия гаскәре илебезгә кара яу булып басып кергәч, туган илен саклар өчен сугыш кырына китә. Һәм шул китүдән аңа туган авылына, яраткан гаиләсенә кире әйләнеп кайту насыйп булмый.

      "Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда бөтен авырлык әни җилкәсенә төште. Әнинең сабыр, уңган, тырыш булуы нәтиҗәсендә без ул авырлыкларны җиңдек. Моңа әнинең оста тегүче булуы зур ярдәм итте"-  дип искә ала Рәхилә апа.

      Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Арча педагогия училищесына укырга керә. Гаиләдәге дүрт баланың өчесе укып, югары белем алалар. Моны да Рәхилә апа: "Әнинең, укуның кирәклеген аңлавы сәбәп булды", -ди.

      "Арчада укыган чорда ашарга җитми иде, әни ике көн саен диярлек безгә кострюль белән бәрәңге төшерә иде",- дип искә ала ул үзенең укыган чорын.(Алар Арчада апасы белән бергә укыган булалар).

      1948 нче елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Арча районы Мәңгәр мәктәбенә эшкә җибәрелә. Шул елларда Олы Мәңгәр авылында Дуслык дип исемләнгән ансамбль оеша. Рәхилә апа шул ансамбльгә бик теләп йөри. Чөнки ул бик матур җырлаучы һәм оста биюче була.Алар ансамбльдә йөрүчеләр белән, тормыш авыр булуга карамастан, яшәүнең ямен белеп, төрле авылларда концертлар куеп йөриләр.

      Олы Мәңгәр авылында эшләгән чорларын "Бик күңелле яшәдек. Клубта завклуб булып эшләүче Риваль исемле егет белән бик дус идек. Клубта гел концертларга әзерлек алып бара идек. Биеп арыгач, клубның озын урындыкларына ятып ял итеп ала идек тә, тагын бии идек", -дип мавыктыргыч итеп сөйли Рәхилә апа.

      1951 нче елда Рәхилә Сәләхетдин кызы югары белем алу теләге белән Казан Дәүләт Педагогия институтының тарих-филология факультетына читтән торып укырга керә. Институтны 1958 нче елда уңышлы тәмамлап,  кулына югары белемле укытучы дипломы ала.

         1954 елда Рәхилә апаны хәзерге Әтнә районы Комыргуҗа авылы мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Ул вакытта мәктәп җидееллык була.

      Комыргуҗа мәктәбендә ул татар-теле нәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Мәктәп директоры булып эшләүче Вафин Салихны 1955 елда Мәңгәргә күчерәләр. Шуннан соң 1955 нче елда Рәхилә Сәләхетдин кызын мәктәп директоры итеп билгелиләр. Һәм ул ике ел -1955-56, 1956-57 нче уку елларында мәктәптә директор вазыйфасын башкара.

      1957 нче елда мәктәпкә, моңарчы Көек мәктәбендә эшләүче, шушы авылда авыл егете Хәкимов Абдулла директор булып эшкә кайта.

      Шуннан соң Рәхилә апа тагын мәктәптә укытучы булып эшли башлый. Эшләү дәверендә ул тагын татар теле һәм әдәбияты белән беррәттән география дәресләрен дә алып бара. Шушы эшләгән чорларында география, татар теле ьәм әдәбияты фәннәре буенча белемне күтүрү курсларында укый. Курска директор булып эшләгәндә дә бара.

1956 нчы елда Рәхилә апа Хәким абый белән Һәдия апа йортында килен булып төшә. Алар мәктәптә укыткан Хәкимов Абдулла абый белән яңа тормыш корып җибәрәләр. Алар икесе өч бала тәрбияләп үстерәләр. Үзләре югары белемле белгеч булганлыктан балаларына да белем алырга кирәклегенә төшендерәләр ьәм тырышлыклыры бушка китми. Олы уллары Рүзәл КХТИ ны, икенче уллары Азат Әтнә совхоз техникумын, кызлары Раидә КХТИ ны тәмамлап кичке мәктәптә дә укыта. "Кичке мәктәптә укыганнарны сынау алыр өчен Әтнәгә алып бара идек",- ди Рәхилә апа.

      Эшләгән чорда бәйрәм саен халык алдында доклад белән чыгыш ясыйлар, лекцияләр укыйлар.

      Эшләре бик тыгыз булуга карамастан Рәхилә апа сәхнә белән бик дус була. Авылда узган бәйрәм концертларында үзенең моңлы тавышын яңгырата, халык күңеленә моң өсти, оста итеп биюе белән халыкны таң калдыра.

      Рәхилә апа 40 ел мәктәптә балаларга белем бирә. Шушы елларда аның класс җитәкчесе булып эшләмәгән елы булмый. 40 ел буе ул класс белән эшләп, аларга белем бирү белән бергә тәҗрибә дә җыя. Ул 8 классны чыгарылыш классына җиткергән һәм аларны олы юлга озаткан.

      1979 нчы елда чыгарган классын"Бик тырыш, яхшы укучылар"-дип искә алды ул.

      Озак еллар балаларга биргәннән соң ул 1985 нче елда лаеклы ялга чыга. Шулай булса да мәктәптә эшләргә туры килә аңа. 1986/87, 1987/88 нче уку елларында ул соңгы елларын эшли.