Сираҗиев Заһидулла Сираҗетдин улы 1923 елда Әтнә волостеның Комыргуҗа авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә ул җиденче бала була. Әтисе - Сираҗетдин, әнисе - Гайшә. Мәктәпне тәмамлагач колхозда төрле эшләрдә йөри башлый, Ул вакытта безнең колхоз "Кызыл Шахтер" дип йөртелгән.

        1941   елда сугыш башланган чорларда ул колхозда бригадир булып эшли. 1942 елның апреленә кадәр шул эшне башкара. Бригадир кешегә көненә мең төрле кеше белән очрашырга туры килә. Барлык эшнең җаен белеп, алдан планлаштырып эш итәргә туры килә. "Кеше үзенең борчулары белән иң беренче миңа килә иде. һәрберсен тигез күреп, күңелен рәнҗетмичә эшләргә сырыштым." - ди торган иде Заһидулла абый.

          1942   елның апрель ахырында 19 яше тулыр — тулмас Заһидулла абый сугышка чакырыла. Башта Әтнә военкоматына җыелалар.Аннан Арчага, Арчадан вагонга төяп Ижевскийга алып китәләр.Ижевский урманнары эчендә ике айга якын учениеләр уздыралар.
    Өйнүләр төгәлләнгәннән соң Заһидулла абыйны Ленинград фронтына җибәрәләр. Ленинград фронтына алар пароход белән Ладога күле аша килеп керәләр. Күлне чыккач поездга төялеп алгаба китәләр. Шуннан тупикка терәлеп беркадәр тукталып торырга мәҗбүр булалар.

       Мунча керткәннән соң стройга тезеп басуга алып чыгалар. Рыбацкий дигән поселокны чыккач, басуда "окопаться" дигән команда бирелә. Җирне казырга бик читен була. Ул ташлы урыннарда землянкалар, ДОТ, ДЗОТлар казыйлар. Ә бүрәнәләрне күтәреп ташырга туры килә. Дүртәр-бишәр катлы ДЗОТлар төзү эчен күпме бүрәнә кирәклеген күз алдына китерергә дә бик кыен.

           Заһидулла абыйны снайперлар курсына җибәрәләр. Нева елгасының арягында ул унбиш көн укый. Ә бу вакытта, ягъни 16 август тирәләрендә, Заһидулла абый хезмәт иткән часть сугышка керә. Заһидулла абыйга яңадан формировать ителгән полк белән китәргә туры килә. Фин ягына таба алып китәләр аларны. Бер авыл читендә туктап, землянкалар казып, өйрәнүләр алып баралар. 1943 элның 11 гыйнваре көнне аларны сугышка керергә алып китәләр. Ике якта ике метр облиткалы ботинка, өстә шинель. Низкая Дубровка дигән авылдан сугышка керәләр. Үзләренең полк командиры Куликанов турында да һәрвакыт искә төшерә. Заһидулла абый әйтүе буенча, аларны атаклы Куликановчылар дип бөтен фронт белгән. Кешене исеме белән түгел, ә Куликанов полкыннан дип истә калдыра торган булганнар. Полк байрагын саклап калган өчен Заһидулла абыйга Куликанов үзе рәхмәт сүзе белдергән.

Шул сугышта Заһидулла абыйның аягы яралана. 15 көн чамасы Ленинград госпиталендә ята. Немец һәр  көнне Ленинградны бомбага тота. Шәһәрнең 850 меңләп тыныч халкы ачлыктан, суыктан, бомбага тотудан нәлак булганын үз күзләре белән күргән.

    Заһидулла абыйны берничә иптәше белән башта машинага, аннан соң поездга утыртып тылга җибәрәләр. Алты айдан соң тагын бер операция ясыйлар, тагын госпитальдә алты ай ята. Аннан соң комиссия уздырып аны авылга кайтаралар.     Укытучы нинди бөек исем.

         Аннан соң туган авылына кайтып, Бөек Җиңүне якынайтуда үзеннән зур өлеш кертә. Колхозда агротехник булып күп кенә еллар эшли.

         1962 нче елдан башлап мәктәптә укытучы булып эшли башлый. Ул малайларны агачтан, тимердән төрле кирәк- яраклар ясарга өйрәтә. Физкультура дәресләре алып бара. Укучылар белән чаңгыда шуа, кырда футбол уйный.

1983 нче елда 60 яшендә Заһидулла абый лаеклы ялга чыга.