Сираҗиева Хәлимә Шәрип кызы 1923 елда Әтнә районы Олы Әтнә авылында Сабиров Шәрип ьәм Майшәкәр семьясында кыз бала дөньяга килә. Аңа Хәлимә дип исем кушалар. Семьяда ул иң олы бала була. Шуңа күрә аңа 8 энесен Һәм сеңлесен тәрбияләргә булышырга туры килә. Хәлимә апа Олы Әтнә урта мәктәбендә белем ала һәм 10 нчы классны яхшы гына билгеләргә тәмамлый. Алар 1941 нче елны 10 нчы классны бетереп, мәктәптән кайтып килгәндә, урамда "Сугыш башланган!"- дигән хәбәрне ишетәләр. Хәлимә апа ул елны сентябрьгә кадәр колхозда төрле эшләрдә эшли. Сентябрь аенда аны РОНО мөдире Бахманова чакыртып ала. Ары мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләргә теләүләрен әйтә. Ләкин Хәлимә апа, әтисе Шәрип абый сугышка китү сәбәпле, ерак авылга эшкә китә алмый. "Өйдә 8 бала, әнине ялгыз калдыра алмадым,  аңа булышырга кирәк иде", -дип искә ала Хәлимә апа. 10 көнләп вакыт үтә. Аны яңадан РОНО га чакырталар һәм якын булыр дип. Кече Әтнә авыл мәктәбенә башлангыч класс укытучысы итеп билгелиләр. Мәктәп мөдире Шакиров Габделхәй абый Хәлимә апаны бик җылы каршы ала. Хәлимә апа хезмәт юлын Кече Әтнә мәктәбендә башлап җибәрә. Бу мәктәптә 1 ел эшли һәм, уку елы тәмамлангач, аны Әтнә районы буенча физкультура инспекторы итеп куялар. Ул авылларда физкультура мәйданчыклары төзетә. Сентябрь җитүгә райисполком карары чыга: барлык укытучыларны да мәктәпләргә эшкә җибәрергә.

     1942- 1943 уку елында Хәлимә апаны Олы Әтнә авылыннан 12 км ераклыктагы Комыргуҗа авылына башлангыч класслар укытырга җибәрәләр. Ул елны мәктәп директоры Әүхәдиева Мөнирә апа була. Хәлимә апаны эшкә кабул итәләр. Аны Мәчтүрә апаларга квартирага урнаштырганнар. Ул елларны Рәхилә һәм Нәсимә апалар татар теле, Абдулла абый тарих, Заһидулла абый хезмәт һәм физкультура, Ләлә апа рус теле, Клара Һәм Мөнирә апалар математика һәм физика фәннәрен укытканнанр. Ул вакытта 2 шәр класс укытканнар. Ике класска 25 әр бала булган. Бик күп күргәзмә материалларны кулдан ясаганнар. Ул елларда тормышлар бик авыр булган. Җәй көне алар колхоздан кайтып кермәгәннәр: урак урганнар, көлтә бәйләгәннәр, молотилкада эшләгәннәр, колхозчыларның эшкә баруларын тикшергәннәр. Укутучылар басучыларга барып газеталар укып, кешеләрне дөнья хәлләре белән таныштырып торганнар. Сугышчыларга җылы оекбаш, бияләй, киемнәр җыеп җибәргәннәр. 4 ел Комыргуҗада укытканнан соң Хәлимә апаны Кабакса авылына мәктәп мөдире итеп җибәрәләр. Ул андагы җитәкчеләр белән дус, тату яши, аларга эшләрендә һәрвакыт ярдәм итә. Анда ике еллап укытканнан соң мәктәп бетә һәм Хәлимә апа яңадан Комыргуҗага кайта.

       1947 нчы елның сабантуенда Комыргуҗа авылының укытучы егете Сираҗиев Заһидуллага кияүгә чыга . 1948- 49нчы уку елында Хәлимә апаны Төрекләр мәктәбенә укытырга җибәрәләр Ул вакытта анда мәктәп мөдире Ваһапова Мөршидә апа була. Шушы мәктәптә эшләгән вакытта Хәлимә апа Казан педагогия ущилищесының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. 1951 нче елны училищены тәмамлап диплом алып кайта.

     Төрекләр мәктәбендә 2 ел укытканнан соң, кабат Комыргуҗа мәктәбенә эшкә кайта, озак еллар шушы мәктәптә балаларга белем бирә, аларны тәрбияли. Аның торыш хезмәтен югары бәялиләр. РОНОаны мактау кәгазе белән бүләкли. Сугыш вакытындагы хезмәтләрен дә онытмыйлар, "хезмәт ветераны" исеменә лаек була, медаль белән бүләкләнә.

        1973 нче елда Хәлимә апаны пенсиягә озаталар. Ул елны мәктәп мөдире булып Хакимов Абдулла абый эшли. Укытучылар җитмәү сәбәпле Хәлимә апаны эшкә, укытырга чакыралар. Ул 2 ел укыта нәм интернатка тәрбияче булып керә. 1985 нче елга кадәр интернатта тәрбияче булып эшли. Ул елларда интернатта Ябынчы, Төрекләр, Мәрҗән, Яңа Җөлби балалары бик күп була.

        Мәктәпнең алма бакчасы да бик матур, зур булган. Хәлимә апа Фанирә апа белән бакча да каравыллаган. Бер елны алар 800 сумлык алма сатканнар. Бу акчага бик күп мәктәп кирәк- яраклары алганнар.

       Хәзерге вакытта Хәлимә апа улы Фердинант гаиләсендә Комыргуҗада яши.