Галиева Нәсимә апа Әсхадулла кызы  укытучы булырга хыяллана һәм Арча педагогия училищесына укырга керә. 1941 нче елны педучилищены тәмамлый.

     Нәсимә апа хәзмәт юлын Иске Төрнәле мәктәбендә башлангыч классларны укытып башлап җибәрә. Бу 1941-42 нче уку елы була. Аннан соң Нәсимә апаны Пошалымга мәктәп мөдире итеп күчерәләр. Югары Мәтәскә мәктәбе мөдире сугышка китү сәбәпле, Нәсимә апаны шунда күчерәләр.

         1948 елда аның ире Нуриәхмәт армиядән кайта. Нәсимә апалар иренең туган авылы Комыргуҗага кайтырга уйлыйлар. Арчада РОНО мөдире Гаяз абыйның Нәсимә апаны җибәрәсе килми. Ләкин Нәсимә апага каршы килә алмыйлар, аны приказ язып җибәрәләр. Ул Әтнә РОНО сына кайта. Анда Нәсимә апаны Комыргуҗа мәктәбенә билгелиләр. Комыргуҗада аңа I классны бирәләр. Ул вакытта директор булып Барый абый эшләгән.

          Галиева Нәсимә апа монда гел башлангыч классларда укыта. Башлангыч классларда укыткач, фән түгәрәкләрен дә үзләренә үткәрергә туры килә. Кулдан күрсәтмә материалны күп эшлиләр.Нәсимә апа эшләгән елларда күп директорлар алмашынган. Алар һәрберсе үзенең таләбен куйган. Нәсимә апага читтән торып рус теле бүлегендә укырга кушканнар. Эшләгән чорда Нәсимә апаны 3 тапкыр авыл советы депутаты итеп сайлыйлар. РОНО да аның эшән уңай бәяли. Укыту һәм яшь буынны тәрбияләүдәге уңышлары өчен Нәсимә апаны почет грамоталары белән бүләкли.

        1976 нче елда Нәсимә апа лаеклы ялга чыга. Лаеклы ялга чыгуга карамастан, аны эшкә чыгаралар. Нәсимә апа кеше урынына вакытлыча укытып- укытып кына алгалый.