Табигатьтән сезгә илһам иңгән,
Сез сабырлык, гыйлем үрнәге.
Белем дигән илне якын итеп,
Яулагансыз текә үрләрне.

  Мөхәммәтҗанова Гөлсинә Хәйдәр кызы
 1955 нче елның 21 нче августында Казанда туа. 1-8 нче сыйныфларны Әтнә районы Комыргуҗа сигезьеллык мәктәбендә тәмамлый. 9-11 нче сыйныфларны Казанның 113 нче мәктәбендә укый. 1973-1974 нче елларда шул мәктәпнең өлкән пионервожатый вазыйфасын башкара. 1974нче елда КДПИның табигать фәннәре факультетының химия-биология бүлегенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, 1979 нчы елда Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбенә химия-биология укытучысы итеп билгеләнә.
    Гөлсинә апа 1981-1985 нче, 1998-2010 нчы елларда директор, 1995-1998 нче елларда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара. Эшләү дәверендә ТР ММ ның Мактау грамотасы, РСФСР ММ ның Мактау грамотасы, РСФСР ММ ның Мактау грамотасы, "Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, ТР ММ ның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Шәрипова Ясминә Нурулла кызы
 1932 нче елның 10 нчы февралендә Әтнә районы Мөндеш авылында туа. 7 нче сыйныфны Мәңгәр мәктәбендә тәмамлаганнан соң, Арча педагогика көллиятенә укырга китә. Ләкин язмыш аңа аны тәмамларга мөмкинлек бирми.
    9-10 нчы сыйныфларны ул Әтнә мәктәбенә кайтып укый. Аны уңышлы тәмамлап, 1951 нче елда Казан педагогик көллиятенә читтән торып укырга керә. 1952 нче елда Комыргуҗа җидееллык мәктәбенә немец теле, химия-биология укытучысы итеп билгеләнә. Укучылары һәм хезмәттәшләренең ихтирамын тоеп, озын һәм мактаулы хезмәт юлын үтә Ясминә апа. 1987 нче елдан ул лаеклы ялда. Эшләү дәверендә ул район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Мәктәп тарихын булдыру өчен без
 Ваһапова Мөршидә
 апага чиксез рәхмәтле. Ветеран укытучыбыз тормыш белән бергә атлый, "Әтнә таңы” газетасының әле дә өлкән хәбәрчесе булып тора. Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлап, Ул 1946 елда Комыргуҗа сигезьеллык мәктәбенә укытучы булып кайткан.
     Укучыларга тарих, география, татар теле фәннәреннән белем биргән. Комыргуҗа һәм Төрекләр мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларны да укыткан. 41 ел эшләү дәверендә Мөршидә апа куст-метод берләшмә җитәкчесе, авыл советы депутаты, партгруппа җитәкчесе, агитатор, редактор, сайлау саен участок сайлау комиссиясе председателе һәм башкалар булып эшләгән. 1982 нче елның февраленнән лаеклы ялда. Мөршидә апа «Хезмәттәге батырлык өчен» медале, «Бөек Җиңүгә 50 ел» медале, «Хезмәт ветераны» орденнары, Әтнә районы Советы президиумының мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. 
Мөхәммәтҗанова Нәсимә апа 

1928 нче елның 3 сентябрендә Әгерҗе районы Тирсә авылында Абзалетдин нәм Бибигайшә гаиләсендә 6 нчы бала булып дөньяга килә.

      1943 нче елда Тирсә 7 еллык мәктәбен тәмамлап, Ит- Буби мәктәбенә укырга килә, урта белемне шушында ала. 1946 нчы елда Казанга китә, теләге-укытучы булу була. Уңышлы гына укытучылар институтын тәмамлый.

      1948 нче елның 15 нче августында Арча районы Комыргуҗа җидееллык мәктәбенә эшкә керә. Бу вакытта мәктәп директоры булып Бәрәзә авылы кешесе Бәдыйгов Тәлгать Тәкы улы эшләгән ьәм рус теле, рус әдәбияты укыткан. Мәктәп зур, укучылар ике сменада укыганнар. Укучылар Мәрҗән, Яңавыл һәм Җөлби авылларыннан йөреп укыганнар. Мәктәптә 300 дән артык укучы белем алган.

      Ул елны эшләгән укытучылар:

Тимерханов Касыйм - завуч, математика укыткан.

Клара апа - математикадан белем биргән.

Нуриев Әхәт- физкультура нәм география дәресләрен алып барган.

Абдуллина Ләлә - рус телен укыткан.

Габдрахманов Рафаэль- шулай ук рус теле укыткан.

Гайфуллина Сания - библиотекарь булып эшләгән.

Акберова Илсөя һәм Гадәния апалар башлангыч классларда укытканнар.

      Нәсимә апа эшчәнлеген татар теле нәм әдәбияты укытудан башлаган. Аңа шулай ук биология, рәсем фәннәрен дә укытырга туры килә. Эшләгән чорда укыткан фәннәре буенча белемен күтәрү курсларында да укый.

 Укыту белән бергә пропогандист кәм агитатор эшләрен дә алып барырга туры килә. Шулай ук үзешчән сәнгатьтә дә үзен күрсәтергә өлгергән ул. Авылда узган бәйрәм концертларында оста итеп биюе белән халыкны сокландырган.

35 ел мәктәптә эшләү дәверендә 7 классның класс җитәкчесе булып эшләргә туры килә. Аларга белем бирү белән бергә тәрбия дә бирә, олы тормыш юлына озата. Укучыларының күбесе тормышта лаеклы урыннарын тапканнар, үзләренең яраткан укытучыларын онытмыйлар.

1951 нче Нәсимә апа Мөхәммәтҗанов Гарифҗанга тормышка чыга. Икәү бергә 4 бала тәрбияләп үстерәләр, алар һәрберсе тормышта үз урыннарын табалар.

1983 нче елдан алып Нәсимә апа лаеклы ялда.

Гатауллина Лидия апа 

1941 нче елның 22 нче октябрендә Әтнә районы Күлле-Киме авылында туа. 1-11 нче сыйныфларны да туган авылында тәмамлый. 1958 нче елда Арча педагогика көллиятенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, 1961 нче елда "Башлангыч сыйныф укытучысы” дипломы алып чыга. Шул елдан бирле ул Мәрҗән башлангыч мәктәбе белән җитәкчелек итә, балаларга белем һәм тәрбия бирә. Лидия апа бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп эш оештырган, укыту методикасын яңа алымнар кулланып баеткан, үстергән. Дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч, һич ялыктырмый торган итеп үткәрә белгән. 1996 нчы елда Лидия апага "Укытучы методист” исеме бирелде. Бу – аның хезмәтенә зур бәя.