“Матур мәктәпнең – матур гаиләсе, матур уңышлары”

    Тату гаилә кешегә җан җылысы, күңел сафлыгы бирә, аның күңеленә изгелек һәм шәфкатьлелек иңдерә. Безнең мәктәпне дә, һич икеләнмичә, шундый матур гаилә белән чагыштырырлык.

 

   Менә шундый төрле яшьтәге, тынгысыз, тик тормас, шау шулы гаиләнең башлыгы Мөхәммәтҗанова Гөлсинә Хәйдәр кызы. “Мәгарифтәге казанышлары өчен” билгесе , РФ, ТР Мәгариф министрлыгының мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

  Заместитель директора по учебно-воспитательной работе Шарипова Рамзия Мухамметовна - учительница русского языка и литературы.

          А учительница русского языка и литературы Шаймарданова Гульнур Габдулхаковна стала «Классным руководителем года » в районном конкурсе в 2005 году.

   Күреп торасыз, мәктәбебезне “Укытучылар фабрикасы” дип тә атасак ярар иде. Әлеге матур нәтиҗәләргә 2008 елда башлангыч сыйныф укытучысы Хәкимова Гүзәлия Рәфкатъ кызы ирешә; ә 2009 елда район “Ел укытучысы” бәйгесендә Миннебаев Рафил Хөрмәтулла улы “Иң яхшы видоеролик” номинациясендә җиңүче була.

 

         Ә “Район ел укытучысы – 2007” Сәфәров Рубис Идрис улы “Ел укытучысы” республика бәйгесендә дә “Халык традицияләрен саклаучы” номинациясендә җиңүче була. Тарих укытучысы Рубис Идрис улының шигъри юллары – безнең укытучыларыбызның педагогик кредосы.

…Һәр кешене без аңларга тиеш,
Һәр баланы кеше итәргә.
Үзебезнең хезмәт җимешләрен
Сабыр гына озак көтәргә.