Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының муниципаль мәдәният учреджениесе "   Әтнә туган якны өйрәнү музее"    филиалы 

Шиһабетдин Мәрҗани музее.

  Безнең Әтнә районы халкы үзенең бөек мәгърифәтчесе белән горурланып кына калмый, бәлки аның фәнни-иҗади мирасын барлау һәм саклау буенча инде күп еллар буе билгеле бер юнәлештә эш алып бара. Галимнең туган төбәгендә урнашкан Комыргуҗа урта мәктәбенә   Ш.Мәрҗани исеме бирелү, Ябынчы авылында мәгърифәтче туган йорт нигезен тәртипкә китерү һәм а чылу моның ачык мисалы.

   1992 елда Комыргуҗа урта мәктәбендә туган якны өйрәнү музеена экспонатлар туплау башланды. Мәктәп укучылары һәм укытучылары көче белән шактый әһәмиятле һәм кызыклы материаллар табылды.

     2000 нче елның 2 нче октябрендә Ш.Мәрҗани музее ачылды. Ачылу тантанасына күп кенә күренекле шәһесләр, галимнең нәселен дәвам итүче якын туганнары килде.

      Музейны ачуга һәм аның эшчәнлеген җанландырып җибәрү эшенә Әтнә районы башлыгы Хакимов Габтеләхәт Гыйлемхан улы җитәкчелек итте. Укытучы Вәлиева Гөлнур Булат кызының энтузиазмын һәм чын күңелдән музейны булдырырга йөрүен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Мәрҗанинең туганнары Суфия Мостафина, Наҗия Ильясовалар һәм башкалар теләп ярдәм иттеләр.

      Ш.Мәрҗани музее ике экспозицион бүлмәдән тора. Беренчесе хәзрәтнең безнең яклардагы тормышын, Бохарада укыган чорын чагылдырса, икенчесендә-Казан чоры материаллары, Шиһаб хәзрәтнең шәхси әйберләре урнаштырылган.

     Ш.Мәрҗани иҗатын өйрәнү, аның мирасын дәвам итү безнең төп бурычыбыз булып тора. Ш.Мәрҗани музее милли традицияләрне саклауда, галимнең эшчәнлеген өйрәнүдә билгеле бер урын алып тора.